Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 2023 елның 10 март саны анонсы

Номер 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган

Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"

Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.

Мәдәни мирас йортында шагыйрә Раушания Гимаева-Титова белән очрашу булды - 1 битне укыгыз.

Шәһәрне чисталыкта һәм тәртиптә тотуга бәяләп бетергесез өлеш кертүдән тыш, Наталья Терешкина кул эшләре белән дә шөгыльләнә. Аның турында сез 1-2 биттә укый аласыз.

Бөек Ватан сугышы ветераны Әзһәрия Шакировага 99 яшь тулды – 3 битне укыгыз.

 Тулбай авылыннан Светлана Сабирова исеме районда яхшы билгеле. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен гуманитар ярдәм җыюга да зур өлеш кертә. 1-8 битләрне укыгыз.

Минзәләдә яшәүче Валентина Лебедева бәйләүнең яңа стилен – фриформны үзләштерде. Минзәлә остасы турында мәкалә 4 биттә чыга.

“Самый классный КЛАССНЫЙ” конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү булды - 8 бит.

Котельниковлар гаиләсе республика программасы буенча торак сертификаты алды – 6 бит.

Республика яңалыклары белән "Атна вакыйгалары" – "События недели"кушымталарында таныша аласыз.  Сүз уңаеннан, "Атна вакыйгалары" нда С. Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры урынбасары Ильяс Закиров белән әңгәмә чыга, анда ул ни өчен сәхнәдән китәргә карар кабул иткәнен аңлата..

Реклама. АО "ТАТМЕДИА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев