Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» («Мензеля») газетасының 2024 елның 2 февралендәге анонсы

Бикбау авыл җирлегендә 2 кореяле яши. Бу торак пункт тормышыннан тагын да күбрәк фактлар гражданнар җыены турында 2-3 битлек материалда.

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

«Ел хатын-кызы. Ел ир-егете: хатын-кыз карашы» конкурсында «Ир-ат — лидер» номинациясендә Минзәлә мәктәп-интернаты директоры Нурхади Гыйльфанов катнаша. Аларның гаиләсе турында тулырак 1-5 битләрдә укып була.

Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар ярдәмендә үз проектларын ничек тормышка ашырырга? Бу сорауга район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Айгөл Гатина җавап бирә — 2 бит. 

Александр Пушкин, Чыңгыз Айтматов, Разил Вәлиев, Мөхәммәт Мәһдиев, Мосян Тунсю, Агата Кристи, Дейл Карнеги... Минзәләлеләр тагын нинди язучыларның китапларын укый? Бу турыда 4 биттә. 

Уртамак авылында яшәүче шигырьләр, хикәяләр, картиналар язучы бик талантлы хатын-кыз Светлана Мусикова турында мәкалә шулай ук 4 биттә чыга.

«Татавтодор» АҖнең Минзәлә филиалы хезмәткәрләре шахмат буенча ярышларда җиңделәр — 6 бит.

«Атна вакыйгалары» («События недели») кушымтасында республика яңалыклары белән танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев