«Минзәлә» — «Мензеля» газетасының 2025 ел, 26 декабрь саны анонсы
Газетаның 2026 елда беренче саны 16 гыйнварда, җомга көнне чыгачак.
Ат елы безгә нәрсә китерә? Аны нинди кием киеп каршы алырга, бәйрәм өстәлендә нинди ризыклар булырга тиеш? Бу хакта тулырак 3 биттә.
2025 елга йомгак ясап, редакция дусларына бүләкләр тапшырды. Тулырак — 1, 4, 8 битләрдә.
Район тарихы турында материаллар — 5 биттә.
«Эш һәркем өчен бар»: халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Светлана Бахмина белән интервью 6 биттә чыга.
Татарстан яңалыклары белән «Атна вакыйгалары» кушымтасы таныштыра.
Кадерле укучылар, 2025 елда район газетасыннан аерылмавыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.
Киләсе номер 16 гыйнварда гына чыкса да, район халкы яңалыкларсыз калмаячак. Без интернетта, социаль челтәрләрдә яңа ел яллары дәвамында эшләвебезне дәвам итәчәкбез. Сезне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлыйбыз! Киләчәктә дә бергә калыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев