Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-»Мензеля» газетасының 22 февраль, 2023 ел саны анонсы

Газетабызның әлеге саны 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышлап чыгарылды.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Бәйрәм уңаеннан озын яллар булу сәбәпле, район газетасы почта тартмаларыгызга һәм кибетләргә бүген үк килеп җитте.

Бүгенге көннең чын геройлары, һичшиксез, махсус хәрби операциядә катнашучы ир-егетләр. Тулырак – 6 биттә.

Шәһәребез ир-атлары 23 февраль бәйрәменә ничек карыйлар, нинди бүләкләр кабул итеп алалар – бу хакта 4 биттә. Райондаш ир-егетләр арасында төрле һөнәр ияләре: ашыгыч ядәмдә эшләүчеләр дә, янгын сүгндерүчеләр дә, шагыйрьләр дә бар. 1-6, 4 һәм 8 битләрне укыгыз.

Николаевка авылында элекке мәктәп директоры, әфганчы ветеран Сергей Кузнецов истәлегенә традицион турнир үткәрелде – 2 битне укыгыз.

Яңа технологияләр, цифрлаштыру авыл халкы арасында да киң тарала. Исәнгол авылында Мирзаяновлар гаиләсе үз абзарларына видеокамералар сатып алып куйганнар да, хәзер маллары ни хәлдә икәнен шуннан карап утыралар. 5 битне укыгыз.

Республика яңалыклары белән танышырга теләүчеләр “События недели”-“Атна вакыйгалары” кушымталарын укый алалар.

Реклама. АО "ТАТМЕДИА"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев