«Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 23сентябрь, 2022 ел саны анонсы
Минзәлә районы игенчеләре 200 мең тоннадан артык ашлык җыеп алдылар. Бу күләмдәге мул уңыш районда соңгы тапкыр 2008 елда җыелган. Кайсы хуҗалык күпме уңыш җыйган, һәр гектардан чыккан уңыш куәте күпме – бу хакта тулырак газетаның 1нче битендә.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.
Үзара салым акчасы җыелды. Ә авылда һәм шәһәрдә нинди эшләр башкарылды соң? Газетаның 2 нче битендәге материаллар аша шул сорауга мәгълүмат табарга була.
Район ветераннар хорына 40 ел! Аның беренче әгъзалары кемнәр булган, хәзер кемнәр йөри хорга. Болар барысы да 3 нче биттә урын алган халык хоры старостасы Луиза Идиятуллина истәлекләренә таянып язылган мәкаләдә.
Авылда сыер асрау гадәти күренеш, ә менә шәһәр уртасында... Газетабыз журналисты Илшат Вагыйзовның Минзәлә шәһәре уртасында сыер асраучы Хәдия ханым турындагы язмасы күпләрдә кызыксыну уятырлык. Газетаның 4 нче битенә күз салыгыз әле.
Шәһәрнең интернат-мәктәбенә быел 4 яшь укытучы эшкә кайтиты. 4нче һәм 8нче битләрдәге язмалар аша яшь педагоглар белән танышырга була.
Күренекле баянчы Рамил Курамшинга быел 70 яшь тулды. Бүгенге көндә баянчы ни белән мәшгуль? Баянчы хакында тулырак “Атна вакыйгалары” кушымтасында урын алган интервьюдан укып белергә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев