Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-«Мензеля» газетасының 8 декабрь 2023 саны анонсы

Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивалендә 1нче урын яулаган Хәмдия Гыйзамова каз үстерү серләре белән уртаклашты. Мәсәлән, ул бәбкәләрне апрель аенда ук алып, аларга кар суын эчертә икән — 1 бит

Районда инвалидлар декадасы кысаларында чаралар үткәрелү дәвам итә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр һәм аларның якыннары үзләренең ничек яшәүләре турында утртаклаштылар — бу хакта 2 һәм 6 биттә укырга була. 

Минзәләдә Гөлшат Зәйнашева истәлегенә үткәрелгән фестивальнең гала-концертында популяр җырчылар Зәйнәп Фәхретдинова, Асаф Вәлиев, Гөлнара Тимерҗанова да катнашты − 2 бит.

Һәвәскәр тарихчы Геннадий Семенов күренекле якташларыбыз белән таныштыруны дәвам итә. Алар арасында: РСФСР ның атказанган юристы, СССР Юстиция министрының беренче урынбасары, Россия адвокатлары гильдиясен булдыру инициаторы Михаил Вышинский, Себернең беренче нейрохирургы Михаил Пономарев, күренекле тел белгече, этнограф Калинник Шейковский. Алар хакында 3 биттә укырга була.

«Умырзая» тернәкләндерү үзәге коллективы Мәскәүдә «Россия» Халыкара күргәзмә-форумы кысаларында мастер-класс күрсәтте — 4 бит.

Районда иң яхшы Яңа ел бизәлешенә конкурс игълан ителде. Аның шартлары һәм кемнәр катнаша алуы турында 8 биттә укырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев