Өлешчә мобилизациянең башыннан ук районда волонтерлар эшли башлады, алар бөтен көчләрен махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз туган районның ярдәмен тойсын өченгә юнәлттеләр. Мондый игелекле эшне башкаручы кызлар турында мәкалә 4 биттә чыга.
Минзәлә Сабантуе язгы кыр эшләренә йомгак ясады һәм район территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятен күрсәтте — 1-4 бит укыгыз.
Автор сүзләренчә, Гөлек авылында Сабантуйга 12 меңнән артык кеше җыелган — 2 бит укыгыз. Ә Бикбауда, «Киек каз юлы» җырын ишеткәч, бәйрәм түгәрәгенә бию өчен ялга кайткан мобилизацияләнүче чыга.
Кош гриппының куркынычлыгы турында 6 биттәге ветеринар берләшмә тарафыннан әзерләнгән мәкалә искә төшерә.
«Атна вакыйгалары» — «События недели» кушымтасы битләрендә республика яңалыклары белән таныша аласыз. Сүз уңаеннан, «Атна вакыйгалары» ның 2 битендә «Эковесна» («ЭкоЯз») республика конкурсында җиңүчеләрнең фотосы басыла, алар арасында Минзәлә вәкилләре дә бар.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев