Бүгенге көндә районыбыз кырларында урып-җыю кампаниясе бара. Район газетасы да бу мөһим вакыйгадан читтә калмый: урак барышы хакында оператив рәвештә яктыртып бара.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Иң югары уңыш кайсы хуҗалыкта, басуларда күпме комбайн эшләве һәм урак батырлары хакында тулырак беләсегез килсә — 1нче һәм 2нче битләргә күз салыгыз.
Сентябрь, ә аның белән бергә яңа уку елы башланачагын укучылар гына түгел, ә ата-аналар да сизә башлады инде, чөнки баланы мәктәпкә киендерергә вакыт җитте. Мәктәп укучысын киендерү ата-ана кесәсенә күпмегә төшә соң? Бу сорауга минзәләлеләр фикере 4нче биттә урын алган.
Районда июль аенлда ничә кеше туган, күпмесе үлгән, ничә пар язылышкан яки аерылышкан — бу сорауларга җавап ЗАГСтан алынган мәгълүматта — 4нче биттә урын алган.
50 ел иңне-иңгә куеп яшәүче үрнәк гаиләләр аз түгел районда. Шундый гаиләләрнең берсе — Илсөя һәм Васил Хәбибуллиннар гаиләсе. Әлеге күркәм гаилә хакында 5 нче биттә бар да тәфсилләп язылган.
Яхшы яңалык: эшләүче пенсионерларның пенсиясе арта. Бу тема сезгә яки туганнарыгыз өчен актуаль икән «Атна вакыйгалары» кушымтасының 2нче битендәге язманы укыгыз. Шул ук биттә цифрлы акча турында да мәгълүмат алырга була.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев