Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә»-«Мензеля» район газетасының 25 август санына анонс

Районда урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Газетаның көн кадагындагы төп тема да шул хакта

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Быелгы коры һәм эссе һава «Клещевников» КФХсын да зур сынау астына куйды. Шул сәбәпле фермер нинди авырлыклар белән очрашкан һәм гомумән, фермер хуҗалыкның бүгенге эшчәнлеге белән Дилфас Галиев танышып кайтты. Бу хактагы материал 1,2нче битләрдә. 

Районыбызның һәвәскәр тарихчысы Геннадий Семенов белән берлектә Минзәлә районында туган һәм яшәгән күренекле кешеләр турында мәгълүматларны бастыруны дәвам итәбез. Август аенда тормышлары һәм хезмәт юллары Минзәлә белән бәйле нинди шәхесләр туган соң? Бу хакта 4нче биттә бәян ителә.
Якынлашып килүче 30 август — Татарстан Республикасы көне уңаеннан шәһәребезнең Татарстан урамы турында мәкалә әзерләдек. Әлбәттә, мәкалә урам турында гына түгел, ә анда яшәүче тырыш һәм үрнәк Рәсим һәм Зөлфия Юнысовлар гаиләсе хакында. Бу хакта язма 5нче биттә. 

Танылган журналист, радиотапшырулар алып баручы Фаил Гыймадов буш вакытында Казанда курьер булып эшләп караган. Журналистны яңа төр хезмәткә нәрсә этәргән? Бу хакта ул "Атна вакыйгалары"нда бәян итә.

Район газетасына почта аша язылырга мөмкин. Төрле сәбәпләр аркасында языла алмаганнар газетаны йорт янәшәсендәге кибетләрдән сатып ала ала

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев