“Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының 9 декабрь, 2022 ел саны анонсы
Район үзәк китапханәсе 125 еллыгын билгеләп үтә. Шулай ук күп кенә райондашлар “Китапка икенче тормыш бүләк ит” акциясенә кушылдылар. Бу хакта тулырак -1 биттә.
Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.
Минзәләдә Бөтенроссия бэби-театрлар фестивале хүткәрелде. Коллегабыз Дифиза Нуриеваның улы Наил үзенең әлеге фестиваль кысаларында күрсәтелгән спектакльләрне карагач, килеп туган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Тулырак – 1-5 битләр.
“Умырзая” тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче Николай Лебедев “Абилимпикс -2022” Милли чемпионатының финал этабында 1 урын яулады. Элмәк белән оста бәйләүче егет турында 3 нче биттә укыгыз.
Воровский исемендәге бистәдә тантаналы рәвештә музей ачып җибәрделәр – бу хакта материал 4 биттә чыга.
Соңгы елларда Хагги Вагги уенчыклары плопулярлаша; үзбәкләрнең “мастава” ашы рецепты һ.б. кызыклы мәгълүматлар “Атна вакыйгалары” кушымтасында чыга. Казанда ЮНЕСКО Конвенциясенең 50-еллыгына багышланган халыкара форум турында “События недели” кушымтасында укыгыз.
Реклама. АО "Татмедиа"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев