Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә” район газетасының 30 сентябрь санына анонс

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителде. Өлешчә мобилизациягә беренче чиратта нинди хәрби белгечлекләр эләгә? Бу һәм башка сорауларга төгәл аңлатма газетаның 3нче битендә урын алды.

(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)

Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.

7 октябрь көнне Минзәлә театры үзенең 87нче сезонын ачып җибәрә. Театрның яңа сезонга планнары хакында 2нче биттә урын алган театр директоры Илнур Гайниев белән булган интервьюдан укып танышырга була.

Районның һәвәскәр тарихчысы Геннадий Семенов белән берлектә районда туган һәм яшәгән күренекле кешеләре хакында мәгълүмат бирүне дәвам итәбез. Сентябрь ае безгә нинди күренекле якташларны бүләк иткән соң? Бу хакта тулырак беләсегез килсә, газетаның 4 нче битенә күз салыгыз.

“Дәүләтов” КФХсы быел үз җирләрендә күпме яшелчә үстергән, күпмесен сатуга озаткан? Бу хакта тулырак 8 нче биттә.

Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертеләчәк. Бу хакта тулырак “Атна вакыйгалары” кушымтасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев