Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

«Минзәлә» район газетасының 5 апрель санына анонс

Узган ел Минзәлә районында җинаять кылуның 278 очрагы теркәлгән. Алдагы еллар белән чагыштырганда районда криминоген хәл нинди? Бу хакта тулырак газетаның 2нче битендә урын алган Минзәлә районы буенча Эчке эшләр бүлеге начальнигы Евгений Клещевников материалында.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Апрель-май айларында сәламәтлекләрендә чикләүләр булган һәм инвалидлар өчен Минзәлә мәктәп-интернат базасында «Абилимпикс» чемпионатының төбәк этабы уза. Нинди компетенцияләр, ягъни һөнәрләр буенча, көч сынашырга мөмкин булуын газетаның 3нче битеннән укып белергә мөмкин. 

2024 ел — Россиядә гаилә елы. Газета битләрендә дә районыбызның күркәм гаиләләренә зур игътибар бирелә. Бу санның 4нче битендә махсус хәрби операциядән отпускка кайткан Ралиф Ишинбаев белән Ләйсәннең гаилә коруы һәм күпбалалы Калгановлар гаиләсе хакында мәкаләләр урын алган. 

Районыбыз республика күләмендә ВИЧ-инфекция таралу күрсәткече түбән булган район булып кала. Шулай да авыру очраклары юк түгел. ВИЧ-инфекциядән ничек сакланырга, ул нинди юллар белән тарала? Бу һәм башка сорауларга җавапны үзәк хастаханә табиб-инфекционисты Гүзәл Шестакова бирә — 5 нче бит. 
Республика яңалыклары белән исә «Атна вакыйгалары» кушымтасында танышырга мөмкин. 

«Минзәлә» район газетасына почта аркылы язылырга яки район һәм шәһәр кибетләреннән сатып алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев