Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Минзәлә районы газетасын укучылар саны тагын артты

Сентябрь аеннан “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасы укучылар саны тагын 24 гаиләгә артты. Аларның 11 е – шәһәрдә яшәүчеләр.

Исегезгә төшерәбез, августта район газетасын үз итүчеләр 47 гә арткан иде. Укучыларыбызга, аларга квитанция тутырырга иренмәгән почтальоннарга рәхмәт! “Кырык тартма” аша килеп алучылар саны да арта бара. Чөнки биредә газета бик түбән бәядә сатыла, язылу бәясе дә арзан.

Гомумән, Минзәлә район газетасына республикада иң арзан бәядән язылырга була.

Хөрмәтле минзәләлеләр, 15 сентябрьгә кадәр район газетасына язылсагыз, ул сезгә октябрь аеннан башлап һәр җомга килеп торачак.

2025 елның беренче яртысына газетага язылу башланганын да хәбәр итәбез. Теләгән кеше язылып куя ала. Ә редакция коллективы бу эшкә октябрь аеннан ныклап тотыначак!

Хөрмәтле газета укучыларыбыз!!!

УФПС «Татарстан почтасы» газета-журналларны подписчикларга вакытында китерүгә бәйле проблемалар буенча кайнар линия ачты. Сораулар эш көннәрендә 9-17 сәгатьләрдә кабул ителә.

Сорауларны Минзәлә районы кергән Чаллы районара почтамтына 8-9063269981 телефоны аша бирергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев