Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Минзәлә районының Воровский бистәсендә яшәүчеләр район газетасына актив язылалар

Район хакимиятенең утырышлар залында ике авыл җирлеге башлыгына ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыятенең Минзәлә- информ филиалы бүләкләре тапшырылды.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)

Бүгенге көндә матбугат чараларында эшләүчеләр мәгълүмат урнаштыру, аны потенциаль укучыларга җиткерү өчен цифрлы технологияләрне актив кулланалар. Башкаларын санап тормыйм, ВК да безнең укучылар саны 22,3 мең тәшкил итә. Кәгазьдә чыгучы газета тиражы ике меңнән бераз гына артык. 

2024 ел ел ахырында ВК дагы укучыларыбыз арасында төрле номинацияләрдә «Халык тарафыннан танылу — 2024» дигән сораштыру- конкурс уздырган идек. Авыл җирлекләре арасында да үтте ул. Киеренке көрәштә 
Аю һәм Юшады җирлеклзре җиңеп чыктылар. Шимбә көнне аларның җитәкчеләренә Дипломнар тапшырылды.


Район газетасына 2025 ел өчен Воровский бистәсендә яшәүчеләр бик актив язылды. Монда җирлек белән идарә иткән Әльфия Латыйпованың тәэсире бик зур булды. Күчмә кубок 2025 ел дәверендә аларда торачак.

Авылларда яшәүчеләргә һәм җитәкчеләргә бик зур рәхмәт.

2025 елның икенче яртысына район газетасына язылучылар саны кимемәс дип өметләнәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев