Минзәлә шәһәренең 1 нче һәм 2нче почта бүлекләрендә Әбүнәче көне узды
Исегезгә төшерәбез, 2-12 апрель көннәрендә «Минзәлә»-«Мензеля» газетасына почта аша ташламалы бәядән язылу бара. Бәясе — 789,42 сум гына.
Әбүнәче көненең төп максаты — минзәләлеләрне район газетасына яздырту гына түгел, ә «Татмедиа» АҖ да чыгучы башка газета-журналлар хакында да мәгълүмат бирү. Ике яки аннан да күбрәк «Татмедиа» АҖ басмасына язылган әбүнәчеләр (аның берсе район газетасы булырга тиеш) һәр ярты ел саен уздырыла торган лотерея уенында катнашып, саллы гына бүләкләр дә ота алалар. Квитанцияләрне Казанга җибәрүдә редакция коллективы ярдәм итә.

Бүгенге көндә Минзәлә районы буенча әлеге лотерея уенында катнашып бер термопот, ике телевизор һәм инструментлар җыелмасы откан бәхетле әбүнәчеләребез бар инде. Сез дә бәхетегезне сынап карагыз.
Матбугатка ташламалы язылу декадасы вакытында Минзәлә шһәренең 1нче һәм 2нче почта бүлекләрендә Әбүнәче көне үтте. Бу көнне район газетасына һәм «Татмедиа» басмаларына язылучылар редакция бүләген дә алдылар.

Ләйсән Сирош, 2нче санлы почта бүлеге җитәкчесе:
—12 апрельгә кадәр «Татмедиа» АҖ басмаларына очсыз бәягә язылырга мөмкин булуын кешеләргә үзем дә, почтальоннарым да хәбәр итәбез. 8 апрельгә булган мәгълүматлар буенча, безнең бүлектә 22 кеше ташламалы бәядән район газетасына язылды инде. Бүген узган Әбүнәче көнендә исә 12 кеше район газетасына һәмшул исәптән берничәсе Татмедианың башка басмаларына да язылды.

Тәнзилә Галиева, әбүнәче:
—Бүген ташламалы бәядән «Минзәлә» район газетасы белән «Сөембикә» журналына язылдым. Әбүнәче көне дип, редакция хезмәткәрләре махсус бүләк тә бирде әле. Матбугатсыз яшәп булмый, һәрвакыт язылам. Район газетасын кечкенә вакыттан ук укып үстем, аңа бер елны да язылмый калганым юк. Почтальон газета кайткан көнне үк өйгә китереп бирә, таратуда да тоткарлыклар юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев