Минзәләдә газета укучыларга ярдәм итүчеләр бар әле
«Минзәлә-Мензеля» газетасын укучылар сафын саклап калуда аерым шәхесләр зур урын тота.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Алар җитәкче булсалар, бигрәк тә тәэсирле була ул ярдәм.
Бюджет оешмалары белән элемтәбез менә шушы яссылыкта эшли. Авыл җирлекләрендә безнең иң якын ярдәмчеләребез Югары Тәкермәндә һәм Воровский бистәсендә.
Бикбауда махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләренә газетага яздырырга Мәхәсим Вәлиев булыша, ә Радик Фәттахов почта хезмәткәрләренә акча биреп ярдәмгә мохтаҗларны газеталы итә.
2025 ел ахырында күп дусларыбыз кебек, алар да ТАТМЕДИА Генераль директоры Шамил Садыковның Мактау сүзенә лаек булдылар.
Алга барабыз. Газетага язылу тукталмады. Төрле юллары бар.
Иң җайлысы — «40 тартма» үзәгенә килеп язылу һәм үзең килеп алу. Очсыз да, көтеп торасы да юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев