"Минзәлә" газетасының 28 август санына күзәтү
Шәһәребездә 10 кәҗә асраучы Михаил Александрович һәм Валентина Павловна гаиләләре турында газетабызның 3 нче битендә укыгыз! Тәвәкәлләп үз эшен башлаган эшмәкәр Мария Миңлебаева турында мәкалә – 5 биттә.
(Минзәлә, "Минзәлә-информ" ) Районыбыз кибетләрендә, почта ящикларында “Минзәлә” газетасы иртәгә, 28 августта булачак!
Минзәлә районы ветеринария участогыннан Рәмис Якиев республика күләм ярышта өченче урынны яулады – бу хакта газетабызның “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымталарының 4 битендә укыгыз.
Кадрәктәге буа буенча дискуссиянең дәвамы да, йомгагы да булган кайтаваз 3 биттә чыга – Юрий Гарнышев газетабызның алдагы санында басылган мәкаләнең авторына төпле җавап хаты әзерләгән.
Укытучыларның август конференциясе, “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе турында газетабызның 1 нче битендә укыгыз. Бикбау авылында музей ачылды, районда комбайнчыларга премияләр тапшыру дәвам итә – бу хакта икенче биттә.
8 биттә Аю авылындагы ике катлы мәчет төзелеше турында укый аласыз.
“Атна вакыйгалары” һәм “События недели” да Әнәктә Татарстанның беренче Президенты, Россия Хезмәт ГероеМинтимер Шәймиевка бюст ачылу тантанасы хакында языла (әлеге чарадан “Минзәлә-информ” ның эксклюзив видео-, фотоматериалларын безнең menzela.ru сайтында һәм Instagram дагы сәхифәбездә карый аласыз). Атна вакыйгаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны Гөлсинә ханым Татарстанның үрнәк гаиләләрен кабул итүе турында языла. (Исегезгә төшерәбез, безнең районнан Президент белән очрашуга Хәбибуллинар гаиләсе барды).
Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев белән әңгәмә дә күпләргә кызык булыр.
“1001 ләззәт” проекты кысаларында “Атна вакыйгалары” нда Балык бистәсе, ә “События недели” да Чистай районының туристик карталары тәкъдим ителә. “Атна вакыйгалары” кушымтасындагы бешамель соусы белән бәрәңге рецепты да хуҗабикәләр күңеленә хуш килер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев