“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 4 март саны анонсы
"Минзәлә" ниләр яза

“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 2022 ел, 4 март саны анонсы

“Хуҗасы нинди –яшәгән урыны шундый”: районда күпфатирлы йортлар буенча рейдлар дәвам итә. Бу хакта 2 биттә укыгыз.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Гүзәл ханымнар 8 нче мартка нинди бүләкләр көтә? Бу хакта сораштыру 2-3 битләрдә. Редакция бинасының кыска тарихы белән 4 биттә таныша аласыз. 2 нче урта мәктәптә үткәрелгән Татарстан халыкларының зона фестивале туырнда шулай ук 4 биттә языла.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә аграрийлар каршында нинди бурычлар куелды? Коронавирус белән бәйле вәзгыять нинди? Әлеге һәм башка материаллар – “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымтасында.

 


Нет комментариев