“Минзәлә”-“Мензеля” газетасының 8 июль, 2022 ел саны анонсы
Николаевка авыл җирлегендә 145 буйдак. "Бәлки, аларга кәләшләре шәһәре Ивановога барырга кирәктер", дигән сорауны бирә мәкаләнең авторы Дилфас Галиев. Бу хакта – 8 биттә укыгыз.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Әгәр дә билгеле бер сәбәпләр аркасында район газетасына языла алмый калгансыз икән, сез аны түбәндәге кибетләрдән сатып алып укый аласыз.
Салат ясар өчен кыяр һәм помидор сатып алырга теләүчеләр шәһәр базарына ничә сум акча тотып барсыннар? Базардагы бәяләр динамикасы белән газетаның шулай ук 8 битендә таныша аласыз.
Район Сабантуенда һәм Яшьләр көнедә иң уңган минзәләлеләрне һәм яшь талантларны бүләкләделәр. Аларның тулы исемлеге – 1,3 һәм 5 битләрдә.
Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбен быел тәмамлаучы Дарья Дяшкина рус теле һәм химия фәннәре буенча БДИ ны 200 баллга тапшырды. Аның турында 1-5 битләрдә укыгыз.
Уңган минзәләлеләрне республика басмаларында да зурлыйлар: “Атна вакыйгалары” һәм “События недели” кушымтасында аталы-уллы фермерлар Геннадий һәм Дмитрий Маслаковлар турында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев