Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Нинди форма алуына карамастан, коррупция - җинаять

Минзәлә районы башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев белән районда коррупциягә каршы көрәш буенча эш ничек оештырылуы хакында әңгәмә кордык.

Әңгәмәдәш - Илшат Вагыйзов

- Соңгы вакытта мәгариф учреждениеләренә акча җыю фактлары турында сирәгрәк ишетә башладык. Бу нәрсә белән бәйле? Чыннан да, мәгариф өлкәсендә коррупция күренеш буларак юкка чыга барамы, әллә әлеге фактларны яшереп калалармы?

- Әгәр мондый тискәре фактлар турында сирәгрәк ишетәсез икән, димәк профилактик чаралар нәтиҗәле, дигән сүз. Мәгариф өлкәсендә, 2019 елдан башка тармаклардагы кебек үк, хезмәткәрләр белән хезмәт килешүләренә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга кагылышлы үзгәрешләр кертелде.  Шул ук үзгәрешләр ведомство карамагындагы барлык учреждениеләр уставларына да кертелде. Педагогик коллектив белән коррупцияне профилактикалауга кагылышлы семинарлар үткәрелә, ата-аналар белән тематик җыелышлар оештырыла. Коррупцияне профилактикалауда электрон-цифрлы хезмәтләр, әйтик, балалар бакчасына электрон чират ярдәм итә. Шулай ук муниципаль норматив-хокукый актлар белән җайга салу административ регламентлары кабул ителә, мәсәлән: «гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларына керү турында гаризалар кабул итү».

- Районда гражданнар арасында аларның кайсы сфераларны аеруча коррупциягә дучар булулары турында социологик тикшеренүләр (мәсәлән, сораштыру) үткәреләме?

- Әйе, ел саен «Ялкын» яшьләр үзәге белән берлектә социологик тикшеренү үткәрелә. Аларның нәтиҗәләре коррупциягә каршы эшләрне координацияләү комиссиясе утырышында карала.

Еш кына респондентлар сәламәтлек саклау, җирле үзидарә органнары, ЮХИДИ, торак-коммуналь хуҗалык кебек коррупциягә дучар булган өлкәләрне билгеләп үтә.

- Күпләр ришвәт алган кеше генә түгел, тәкъдим итүченең дә җинаять кылуын оныта. Моның өчен нинди җаваплылык бар?

- Ришвәтчелек башкарган зат, аның гаебе расланса, җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш. Ришвәт алганда РФ Җинаять Кодексының 290 маддәсе нигезендә, ришвәт биргәндә РФ Җинаять кодексының 291 маддәсе нигезендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев