Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Почтальоннар бүләк ала

Вәгъдә иткәнебезчә, 2025 елның беренче яртысына район газетасына яздыру буенча беренче этапта актив эшләгән почтальоннарны бүләкләр вакыт җитте. Бүләкләр сатып алынды.

«Почтальоныңа ярдәм ит!» акцияләре кысаларында почтальоннарга бүләк өләшә башладык. Җиде бүләкне аларның октябрь аендагы хезмәтләре нигезендә тапшырабыз. 


Кадрәк авылы почтальоны Тәҗрия Сафиуллина һәм Воровский бистәсе уңганы Вера Чумакова үз бүләкләрен алдылар инде. Алар икесе дә тәҗрибәле почта өләшүчеләр. Һәрвакыт авылдашлары белән уртак тел табып, зур тиражлар җыялар. 2025 елның беренче яртысына язылу буенча да яхшы күрсәткечләргә ирешерләр дип ышанабыз.

Быел район газетасына һәм «ТАТМЕДИА» басмаларына («Казан утлары», «Чаян», «Идел», «Сөембикә», «Салават күпере», «Гаилә һәм мәктәп», «Татарстан», «Сәхнә», «Безнең мирас», «Мәгариф», «Ялкын», «Сабантуй» журналлары һәм «Мәдәни җомга», «Шәһри Казан», «Казанские ведомости» газеталары) күбрәк яздырган почтальоннарга Казан аша өстәмә премия биреләчәк. Алга барабыз! Почтальоннарыбызга премия алырга ярдәм итик! Матбугат белән калып укымышлы булыйк!

Без, сезнең фикерне истә тотып һәм реаль саннарга нигезләнеп, бүләк өләшергә керешәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев