Почтальоннарга дигән икенче велик кайтты
«Почтальоныңа ярдәм ит» акциясе оештыруыбызның максаты- 2023 елның икенче яртысына район гаетасына язылучылар санын арттыру.
Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Максатыбызның буш сүзләргә корылмавын раслау өчен, үзебез дә бу изге эшкә өлешебезне кертергә булдык. Иң яхшы эшләгән почтальоннарга (авыл һәм шәһәрдән берәр дип торабыз) транспорт чарасы бүләк итәргә булдык. Үтенеч белән мөрәҗәгать иткән дуслар безне аңлады, чын күңелдән рәхмәт аларга!!! Исемнәрен бүләк биргән көнне хәбәр итәчәкбез.
Менә икенче великны да алып кайтып куйдык.
Хәзер бөтен өмет Сездә, хөрмәтле райондашлар!!Газетага язылуыгызны көтәбез.Моның өчен иң уңайлы көннәр- 5-15 июнь. Сабантуйларга гаиләгә, аерым яшәүче әти- әнигә, дусларга, туганнарга, күршеләргә, мохтаҗларга менә дигән бүләк. Берәү дә газета укудан мәхрүм калырга тиеш түгел.
Киләчәктә дә бергә калыйк!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев