Почтальоныңа ярдәм ит
Фотода: Матвеевка авылы почта бүлегендә хезмәт куючы Людмила Проненко. Аның турында мәкаләне безнең «Минзәлә» газетасының алдагы 14 июнь, 2024 санында укыгыз.
10 июньнән башлап район газетасы редакциясе почта аша язылуга ташламалы акция үткәрә. Без бу адымга «Почтальоныңа ярдәм ит!» акциясен дә көчәйтер өчен барабыз.
Акциянең мәгънәсе бик гади: минзәләлеләр почтальоннар аша район газетасына язылып, аларга хезмәт хакларын күтәрергә мөмкинлек бирәләр. Үзләренең район патриотлары икәнен раслыйлар. Чөнки газета укучыларга район яклап танышып барырга, аның кешеләре нинди мәшәкатьләр белән яшәүләрен тоярга ярдәм итә.
Шушы көннәрдә тагын өч почтальон, 2024 елның беренче яртысында сынауларга бирешмәгәннәре өчен, мендәр белән бүләкләнделәр. Воровский бистәсеннән Вера Чумакова берүзе өч кешелек эшләп күчмә кубокка һәм акчалата призга лаек булды. Воровский совхозында яшәүчеләргә тагын бер кат олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Сүз дә юк, газетага язылу теләктән генә тормый, бераз акча да кирәк. Социаль челтәрләрдән барыбер арзанга чыга. Телефон аласы, яхшы оператор табасы, симкага ай саен 300 дән дә ким булмаган акча саласы.
Без 10-20 июнь көннәрендә газетага язылу бәясен 741,66 сумга гына калдырабыз.
Киләчәктә дә бергә калыйк! Почта бүлекләрендә «Дерево добра» акциясе дә дәвам итә. Акчалы кешеләр мохтаҗларны район газетасына яздыра ала.
Хәбәрләшү өчен шәһәрнең почта бүлекләре телефоннары: 3-25-01, 3-22-01, 3-26-44, 3-46-42, 3-25-44.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев