Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Район газетасын укучылар саны артты

Бүген район газетасы коллективы өметләнеп көткән, шуңа да рәхәтлек биргән саннар килеп иреште.

Илдус Шаһиев, “Минзәлә-информ”

Февраль аеннан почта аша язылучы гаиләләр саны 42 гә артты. Редакция коллективы тырышлыгы белән тагын 30 данәне кибетләрдә сатуны арттырдык.

Садак бистәсендә “Для Вас” кибете аша газета укучылар артуы да коллектив өчен күңелле хәбәр.

Кадрия Мәрданова, филиалның альтернатив язылу өчен җаваплы менеджеры:

– Безне аңлавыгыз һәм  хезмәтебезгә хөрмәт белән каравыгыз өчен рәхмәт белдерәбез.

“Для Вас” кибетендәге тартмадан “Минзәлә”-“Мензеля” газетасын аласыгыз килә, ә кесәгездә 25 сумлык вак акча юк икән, 50 яки 100 сум калдырыгыз. Шул рәвешле Сез бу сан өчен генә түләп калмыйча, киләсе сан өчен дә түләдек дип уйлагыз. Газета укыган вакытта Сез икеләтә канәгатьләнү алачаксыз: беренчедән, товар өчен акча түләнгән, икенчедән, Сез газетаның алдагы саннары чыгуга иганәчелек итәсез.

Реклама. АО "ТАТМЕДИА"

Алдан хәбәр иткәнчә, район газетасы сатылучы кибетләр саны 45 кә җитте. Яңа сату нокталары “Агробазар” павильоны, “Светофор”, “Для Вас” кибетләре. Район газетасын тарату буенча хезмәттәшлек итәргә теләүчеләрне көтәбез! Җиңүче булып яшәргә омтылган коллектив составында эшләү дәрт өсти, тормыштан канәгатьләнү табарга ярдәм итә бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев