Минзәлә шәһәренең үзәгеннән ерак түгел Ленин урамы 73 нче йорт адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортта дүрт гаилә «Минзәлә» район газетасын альтернатив юл белән алдыра.
Ягъни редакция хезмәткәре Кадрия Марданова газетаны аларга үзе илтеп бирә. Әлеге йортта газета алдыручыларның берсе — Роза Сысоева. Әлеге тугры газета укучыбызны бүләк белән сөендердек.
—Газетаны күп еллар дәвамында алдырам. Башта почта аша алдым, соңыннан эш урынына алдыра башладым. Лаеклы ялга чыккач исә газетаны Кадрия Марданова өйгә алып килә башлады. Үзем генә түгел, әле ике бертуган сеңлемне дә район газетасына яздыртам, — ди ул.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев