Скрипка ярдәмендә гармонияле шәхес тәрбияли
Баланы скрипкада ныклап уйнарга өйрәтим дисәң, дәресләргә йөрү-йөрмәүне үзе хәл итүе дөрес түгел шул.
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Быел Балалар сәнгать мәктәбенең яңа бинага күченүе скрипка бүлегенә яңа сулыш өрде. Тантаналы ачылышта 4 уен коралы бүләк ителүе белән беррәттән, берьюлы 3 яңа укучы укырга керде. Хәзерге көндә биредә 8 бала белем ала.
Азмы бу, күпме? Әйе, массакүләм дип атап булмый. Әмма музыка өлкәсендә генә түгел, гомумән яшәештә примитивлык, аз гына баш эшләтергә мәҗбүр иткән нәрсәләрдән баш тарту өстенлек иткән, алай гына түгел, яшәү рәвеше итеп кабул ителгән заманда (кайберәүләр хәтта моның белән горурланар да!) шушы хәтле баланың җыелуы да сөендерә.
Дөрес, укытучылары Тәскирә Мәкъмүн кызы Гыйләҗева (быел ул Татарстан Республикасы атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә даек булды):
- 1983 елда Яр Чаллыда музыкаль училищены тәмамлап Минзәләгә эшкә килгәндә дә 13 бала иде, бөтен эшләү дәверендә дә шуннан артык укучы булмады, -дип ачыклык кертте. Әмма эш санда гына түгел, беренче чиратта сыйфатта шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев