Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Стабильлек бәядә чагыла!

Минзәлә район газетасына Татарстанда иң арзан бәядән язылырга була.

Илдус ШАҺИЕВ, район газетасының баш мөхәррире

2024 елның беренче яртысына язылу вакытында «Минзәлә-информ» филиалы газета укучылар өчен бик файдалы яңалык кертте.

«Минзәлә»-«Мензеля» газетасына язылу өчен унар көнлек льготалы язылу көннәре бар иде. Язылу кампанияләрендә башка газета-журналларга ул хәзер дә сакланды. Ул чорда язылу бәясе бераз төшә. Әмма күпчелек укучыларыбыз төп бәядән язылды. Алар безгә һәрвакыт гадел сорау бирделәр: нигә без алданабыз? Шуңа без әлеге яңалыкны кертергә булдык. Төп язылу бәясен язылу кампаниясе вакытында үзгәртмәскә булдык. Нәтиҗәдә безнең бәя, башка газеталар льгота куйганда да, түбән булып кала. Безнең бәя 797,60 сум. Мисал өчен башка районнарда төп бәя 890 сум. Льгота чорында бераз кими — 810 сумга кала. Аерма барыбер безнең файдага. Әйе, безнең керем бераз кимеде. Әмма укучыларыбыз — иң кадерле кешеләребез алдында намусыбыз чиста.

Почта хезмәткәрләрен дә хөрмәт итәбез без. Әйбәт эшләгәннәрне бүләкләп торабыз. «Почтальоныңа ярдәм ит» акциясе бу чорда да бара. Бүләкләү системасын тагын да кызыклырак иттек. Ноябрь аенда язылучылар санын арттырган өч почтальон безнең кызыктырырлык бүләккә лаек булачак.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Үз почтальоныгызга әлеге бүләкне алырга ярдәм итегез! Язылыгыз район газетасына — «Минзәлә»-"Мензеля"га!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев