Бинада почта бүлеге дә урнашкан.
Редакциягә Тауасты Байлар авылы үзәгендәге ике катлы бина язмышына карата борчу белдергән укучыдан хат килде.
«Минзәлә районы Тауасты Байлар авылының исеме җисеменә туры килә — бик матурайган, йортлар яңартылган, урамнар чиста, юлларга асфальт җәелгән. Ә шулай да авылның бер бинасын бик ямьсез күңелсез хәлдә күрергә туры килде. Элек бу ике катлы йортта колхоз идарәсе, авыл советы, почта бүлекчәсе гөрләп эшләп торган. Ә хәзер тәрәзәләре ватылган, ишекләре кыйшайган. Бу ике катлы йортның җаваплы кешесе юк микән ни, ник болай тәртипсез хәлдә тоталар. Колхозлар бетте дип биналар да бетәргә тиеш түгелдер», — дип яза Яр Чаллы шәһәреннән Сания Г.
Без бинаның язмышы белән кызыксынучы сорауны Тауасты Байлар авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Гәрәевага юлладык.
— Әйе, ул бина безне дә борчып торды. Якын киләчәктә кешеләр йөриячәк бер үзәккә әйләнәчәгенә шигем юк. Чөнки бинаны авылыбыз эшмәкәре Ильяс Гәрәев сатып алды һәм авыл мәхәлләсенә тапшырды. Анда мәчетнең икенче өлеше — дини үзәк булачак. Почта шунда кала — ул «Почта Россия» милеге.
Хатта җирлек тормышына кагылышлы башка сораулар да күтәрелгән. Әлеге сораулар һәм аларга җаваплар белән «Минзәлә» газетасының 21 июнь, 2024 санында танышырга була.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев