Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
"Минзәлә" ниләр яза

Тормышның аерылгысыз өлеше

Әгәр дә район газетасының чын, тугры дуслары исемлеген барлый башласак, шәһәрдә яшәүче Фәвәдис һәм Светлана Хәкимовлар гаиләсе әлеге исемлектә лаеклы урын алыр иде.

«Кечкенә чактан, хәреф таный башлаганнан ук әле „Коммунизм таңы“ газетасын кулга тотып үстем. Хәзер дә тормышымны район газетасыннан башка күз алдыма китерә алмыйм», — ди Фәвәдис абый. Үзе ул төп Калморзаныкы, 1979 елда Минзәләгә күченгән. Әмма яшәү урыны үзгәрсә дә, газета белән элемтәне югалтмаган. 

«Чыгышым белән авылдан булгач, авыл хуҗалыгы темасы аеруча кызыклы. Уңган хезмәтчәннәр турында материалларны, ирешелгән күрсәткечләрне барлаган таблицаларны аеруча нык игътибар белән укып чыгам. Район тарихына кагылышлы материаллар да кызык. Кайвакыт 50 ел элек булган колхозлар арасындагы ярышлар хакында мәгълүматлар чыга. Карале, бу хуҗалык шулай эшләгән икән, менә шушындый кешеләр дә бар иде, дип укыйм. Безнең Калморза фермасы Маткауш фермасы белән ярышып эшләде. Хәтта шул тарихи сводкада безнең Калморза алда барган, дип язылса, хәзер дә сөенеп куям. Файдалы киңәшләр дә, гомумән, барлык материаллар да кызыклы», ди Фәвәдис абый.

Үзенең интернетта утырмавын билгеләп үтә ул, ә менә тормыш иптәше Светлана ханым безнең социаль челтәрләрдәге сәхифәләр аша да район яңалыклары белән таныша. «Материалларыгыз укучылар өчен бик актуаль», ди ул.

акцент
Фәвәдис Хәкимов инде күп еллар дәвамында газетаны «Кырык тартма» аша яздыра. «Газетаны бирегә килеп алу үзе бер хәрәкәт тә, бәясе дә кулайрак», ди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев