Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Укучыларыбыз арасында конкурс үткәрәбез..

Район газетасын укучылар арасында яңа бер конкурс үткәрергә булдык.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Ул район газетасының чыга башлавына 105 ел тулуга багышлана. Хәер, безнең даими авторыбыз Геннадий Семенов материалын укыгач, тарихибызның бик тирәнгә киткәнлеген аңлыйсың!!!
Яңа конкурс башлап, максатыбыз- хәбәрчеләр ярдәме белән авыллар һәм шәһәрдә журналистлар күреп бетермәгән тарихи фактлар гына түгел, бүгенге яшәештәге яңалыклар хакында укучыларыбызга җиткерү. Нәкъ менә газета битләрендә. Шулай итеп, райондашларыбызда газета, китап укуга кызыксынуны арттырга җыенабыз. Цифрлаштыру заманында, социаль челтәрләрдә бик актив эшләп, газетаның тиражы хакында оныта башлаганбыз. 2007 елда мөхәррирлеккә килгәч тиражны 5 меңгә җиткергән идек, юкса. Телевизион тапшырулар эшли башлап - газета укучыларыбызны экраннан карап утыручыларга әйләндердек. Аннан интернет челтәренә эләктек, кешеләр телефоннан гына социаль челтәрләрдә утыра башлагач, газета өчен көрәш башларга- тиражны саклап калырга кирәклеген төшенү килеп җитте.
Тираж кимүгә болардан башка да сәбәпләр күп, билгеле. Укырга, фикерләргә теләмәүче буын үсеп җитте.Аларны социаль челтәрләрдәге ике- өч юллык яңалык канәгатьләндерә.Ә безне -юк!!! Яңа буын районыбыз тарихын, замандашларыбызны белеп торырга тиеш.Шуңа да бу конкурска тарих, бүгенге тормышның геройлары хакында язмалар көтәбез.Алдагы санда, конкурс кысаларында ике язма бастырабыз.Актив булыйк.Иң яхшы язмаларга беренче йомгакны ел ахырында ясаячакбыз.Бу конкурс белән без элек бик киң таралган штаттан тыш хәбәрчеләр хәрәкәтенә җан өрергә дә өметләнәбез.
Хатларны Тукай урамында урнашкан редакциягә җибәрергә, кертеп чыгарга да мөмкинлек бар. "Продвинутыйлар" материалларын электрон почта аша юллый ала:

menzela@mail.ru
Социаль челтәрләрдә утыручы дусларыбызның фикерләрен көтәбез. Район газетасы битләрендә нинди материалоарга өстенлек бирелергә тиеш диеп уйлыйсыз!!! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев