Укымышсызлыкның чигенә җитмәдек әле
«Почта России» нең матбугат хезмәте Минзәлә почтальоннарына хак бәя бирде, ниһаять.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Без бу хакта күптән язып киләбез. Чөнки бу саннарны район газетасына яздыру мисалында күрәбез. Россия почтасының мәгълүматларыннан күренгәнчә, башка басмаларга яздыру да ким икән.
Ә бәлки язылучылар кимегәндер?! Димәк, районда укырга теләүчеләр азая башлагандыр?! Кыскасы, уйланырга урын бар!
Ә саннар түбәндәгечә — Татарстанның 11 районнындагы кебек Минзәләдә 1000 кешегә 300 данә генә газета-журналларга язылганнар. Чагыштыру өчен — 2026 елның беренче яртысына Әлки районында мең кешегә 600, ә Актанышта 588 газета-журналларга язылган.
"ТАТМЕДИА"ның Минзәлә филиалы коллективы газета-журналлар укырга тилмермәсен өчен барлык чараларны да күрә.
"Кырык тартма«халыкка хезмәт күрсәтү үзәгендә район газетасына гына түгел, «ТАТМЕДИА» чыгарган башка басмаларга да яздыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев