Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
"Минзәлә" ниләр яза

Вера Чумакова — Минзәләнең иң яхшы почтальоны

2024 елның беренче ярты елында район газетасына яздыру буенча иң актив эшләгән почтальонга бүләк тапшырдык.

(Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ)

Воровский совхозында заманында өч кешелек почта бүлеге эшли иде.. Хәзер Вера ханым берүзе калды. Әмма ул сынатмый. Воровский совхозы кешеләрен «Минзәлә»- "Мензеля«лы итү өчен бөтен көчен куя. Авыл җирлеге башлыгы Әлфия Латыйпова район газетасына язылу кампаниясен ныклы контрольдә тота, авылдашларын газеталы итүнең җаен да таба..

Вера Чумаковага ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы булдырган күчмә кубок тапшыру тантанасында аның да катнашуы редакция коллективы өчен горурлык!! Рәхмәт аңа!!!

Икенче фотода безнең белән фотога төшкән Тәнзилә Хаметова үз урамындагы авылдашларын район газетасын җиткерү өчен почтальонга булыша икән..

Әлфия Латыйпованың район газетасына яздыруда катнашуы башка җирлек башлыкларына да үрнәк..Моңарчы без Югары Тәкермән авыл җирлеге башлыгы Алия Шәрипова белән кулга-кул тотынып эшләдек..

Воровскийдагы очрашу һәм шул уңайдан идея хакында газетаның киләсе санында тулырак сөйләрбез!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев