Җылы сүзе дә дәвалый
Бу атнада Бөтенроссия участок терапевты көне билгеләп үтелде
Муса Хәбибуллин, баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары
Табиб-терапевтан башка поликлиника эшчәнлеген күз алдына китерү мөмкин түгел. Нәкъ менә әлеге табибларга төрле патологияләр белән күпләп мөрәҗәгать итә пациентлар. Табиб-терапевт авыруны нәрсә борчуын ачыклап, аңа алга таба ничек дәваланырга, кайсы белгеч янына барырга кирәклеген билгели.
Участок терапевтлары поликлиникада гына авыруларны кабул итеп калмыйча, аларның өйләренә дә баралар. Бүгенге көндә табибларның эш йөкләнеше башка чор белән чагыштырганда күпкә зуррак: сезонлы ОРВИ белән авыручылар саны көннән-көн арта, яңа коронавирус инфекциясе дә хәлне катлауландыра.
Район үзәк хастахнәсенең поликлиникасында участок терапевты булып эшләүче Наилә Мөслимова 2нче участокка хезмәт күрсәтә. Әлеге участокка 2345 кеше беркетелгән, шуның 959ы – өлкән яшьтәге кешеләр. Наилә Габделбар кызы көн саен төрле авыртулар белән килгән авыруларны амбулатор кабул итә, диспансеризация, медицина тикшерү уздыра, моннан тыш, пациентлар чакыруы буенча аларның өйләренә бара.
Материалны тулысынча "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының 21 октябрь, 2022 ел санында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев