Ике ел дәвамында Лилия Шакирова районда «Ел укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
Укытучы булмаса, ул менә дигән журналист, яисә табиб булыр иде. Сүзем бүгенге көндә шәһәрнең беренче урта мәктәбендә һәм гимназиядә химия фәнен укытучы Лилия Шакирова хакында.
Балачактан ук белемгә омтылыш
Ул Кадрәк авылында Вәсилә Ханнанова һәм Алексей Апанаев гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән үк бик зирәк, тырыш, тыйнак бала булып үсә. Авылда мәктәптә гел 5ле билгеләренә укый. Һәм мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Укыган чорда мәктәптә дружина командиры, мәктәпнең комсомол оешмасы сәркатибе вазыйфаларын башкара. Мәктәптә укыганда ук үзенең көчен, сәләтен төрле өлкәләрдә сынап карый.
Журналистикага мәхәббәт
Татар теленә булган мәхәббәте аны район, республика күләмендә чыга торган төрле газеталарга мәкаләләр-язмалар язарга этәргеч бирә. Муса Җәлил Минзәләдә политруклар курсында укыганда, Лилиянең бабасы — Н. Ханнанов ул чагында «Кызыл Кичү» колхозы рәисе булып эшләгән. Лилиянең Муса Җәлилне колхоздан зурлап ничек итеп фронтка озату турында язмасы «Татарстан яшьләре» газетасында басылып чыккач, редакция аны исемле Бөтенсоюз лагеры «Бөркеткәй» ("Орленок«)ка юллама белән бүләкли. Ял иткән вакытта чыгарылыш имтиханнарының соңгысын (тарих, җәмгыять белеме) экстрен тәртиптә шунда биреп ял итеп кайта.
Аңа кадәр ул «Правда» газетасы каршындагы «Рабоче-крестьянский» корреспонденты җурналы оештырган башлап язучылар конкурсында катнаша. Язган мәкаләсе журналда басылганлыгы хакында хәбәр ала. Бу журнал редколлегясе белән ул шактый вакыт элемтәдә тора. Аны хәтта шул юнәлештә уку өчен Мәскәүгә университетка чакыралар. Ул шулай ук район, зоналар буенча үткәрелгән татар язучылары утырышларына чакырулар ала. 9 сыйныфта укыганда Чаллы шәһәрендә узган татар язучыларының күчмә утырышына-очрашуга әнисе Вәсилә ханым белән барганын да хәтерлим. Ишек төбендә үк аларны якташ шагыйребез — Рәшит Гәрәй каршы ала һәм сөенеп-шатланып аларны озатып йөргән.
«Анда мин Камил Кәримов җитәкләгән башлап язучылар секциясе утырышында катнашып мәктәбебез турында язган язмам белән чыгыш ясадым. Берничә кешедән торган жюри чыгышымны бик яратып бәяләде. Һәм утырышның йомгаклау өлешендә язучы Илдар Юзиев үзенең кул тамгасы белән шигырьләр җыентыгын бүләк итте», — дип искә алды Лилия ханым.
Ул шулай ук рус телен, әдәбиятын да тирән итеп өйрәнә. Дәүләт имтиханнарында рус теле әдәбиятыннан язган сочинениесе дә югары бәяләнеп, республика аттестат комиссиясе тарафыннан үзенең «5» лесен аклый.

Химия юлын сайлау
Мәктәпне тәмамлаганда журналистика факультетына укырга теләвен — ниятен белеп, әтисе аңа «Һәр кеше дә шагыйрь дә, язучы да булып китә алмый. Гомерең буена хатлар эзеннән журналист буларак йөрерсең мени, мин сиңа бу профессияне сайларга киңәш итмәс идем», — ди. Химия-биологияне яратып үзләштерүе нәтиҗәсе буларак, ул бу фән буенча да даими олимпиадаларга йөри. Хәтта 9 сыйныфта укыганда, республика күләмендә беренче урынны алу дәрәҗәсенә ирешкән булган. Медицина юнәлешендә югары белем алуын теләсә дә, Лилия ул чорларда күп кенә үз мәктәбен тәмамлаган укучыларның Казан дәүләт университетының биология, химия факультетларында укуын күреп, шунда керергә дигән ныклы карарга килә. Бер фәннән генә керү имтиханын "5«легә тапшырып, ул ниһаять, университет студенты була. Укуын тәмамлаганда, КИСИны бетереп килүче Чирмешән егете Мидхәт Шакировка кияүгә чыга.
Шуннан соңгы тормышлары Лилиянең туган авылы Кадрәк белән бәйле. Мидхәт колхозга төзүче прораб булып эшкә урнаша. Лилия башта мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли, бер үк вакытта тагын бер институтны тәмамлап «психолог» дипломы да ала. Аннан соң үзләренең Кадрәк мәктәбендә химия-биология укытучысы була, ул бу фәнне ул Иске Маҗын кадет мәктәбендә дә укыта. Аю мәктәбенә, Минзәлә гимназиясенә барып шул фәннәр буенча дәресләр бирә, 4 еллап үз мәктәбендә директор вазыйфаларын башкара.
Укытучы һөнәренә тугрылык
Ул тормышын — үсеп килүче буынга тәрбия бирүгә багышлаган, бөтен белемен, осталыгын, тәҗрибәсен укучыларына сала. Дәрестән соң калып һәр баланың сәләтен үстерү өчен аерым да шөгыльләнә. Аның өчен иң мөһиме — үсеп килүче яшь буынга тәрбия бирү булды һәм шулай булып кала да. Бу процесс күпкырлы. Берничә ел инде ул Минзәлә шәһәренең 1 нче санлы урта мәктәбендә һәм Минзәлә татар гимназиясендә химия фәнен укыта. Үзе эшли торган мәктәпнең, гимназиянең бердәм, дус, тырыш, тату коллективларының эшчәнлегенә кушылып, укыту-тәрбия өлкәсендә елдан-ел югары уңышларга ирешә. БДИны уңышлы тапшырган укучылары бүгенге көндә Казан һәм Ижау шәһәрләрендәге югары уку йортларында укуларын дәвам итәләр. Аның укучылары БДИны 85-100 баллга тапшыралар. Шул ук вакытта Лилия Алексеевна химия, биология буенча район укытучылары секциясенә дә, район укучыларын БДИга әзерләү мәктәбенә дә җитәкчелек итә. Район, республика күләмендә оештырылган конкурсларда, үз фәне буенча укучылары белән дә, үзе генә дә төрле проектлар яклау буенча чыгышларда да катнашып, призлы урыннары өчен төрле дәрәҗәдәге дипломнар, Мактау кәгазьләре, бүләкләр ала.

Югары нәтиҗәләр һәм зур җиңүләр
Ике ел дәвамында ул районда «Ел укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек була. 2025 ел аның өчен бигрәк тә уңышлы булды, аңа укыту-тәрбия өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде. Ә инде республика күләмендә оештырылган «Химия. Укытучы. Киләчәк» конкурсында җиңүче булганы өчен гимназиягә 15 комплектлы реактивлар һәм лаборатория җиһазлары, ә укытучының үзенә Казанда ноутбук тапшырдылар.
Нет комментариев