Узган ялларда Иске Александровка китапханәсе авыл клубы белән берлектә язучы, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасе Роза Хәбибуллина белән “Яшьлегем сукмаклары” дигән очрашу үткәрделәр.
Кичәгә үзе дә чыгышы белән Калморза авылыннан булган, бүгенге көндә Мөслим районында яшәп иҗат итүче язучының балачак дуслары, шушы авылда туып үскән туганнары чакырылды.


Кичә чәй табыны артында дәвам итте.
Язучының китапларын иң актив укучы Гөлдания Шәриповага бүләк тапшырылды.

Икенче көнне, якшәмбе, язучы Роза Хәбибуллина Калморза авылының иске урыныда булды, борынгы “әүлияләр зиратына” кереп, “Изгеләр каберлегенә” дога кылды.Мәдәният хезмәткәрләре очрашу истәлеге итеп язучыга ак шәл яптылар, дип хәбәр итә безгә Иске Александровка китапханәсе мөдире Хәмдия Әмирҗанова.

Нет комментариев