Минзәләдә “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча видеокүзәтү камералары 40 ка җитте
Аларның соңгылары “Урман чишмәсе”, “Олимпиец” лагеры һәм Сабантуй мәйданына куелды. Муса Җәлил паркындагы чыршыны да яңа мөмкинлекләргә ия булган камера саклаячак. Былтыргы кебек милеккә зыян салучылар качып котыла алмаячак хәзер.
Бу камераларны полициянең дежур бүлегендә тәүлек әйләнәсе карап утыралар. Үзәкләштерелгән сервер Таттелекомда. Республикада ул камералардагы видеоязма авария вакытында бәхәсле проблемаларны хәл итүдә файдалану турында хәбәр ишетелде. Киләсе чыгарылышта Таттелекомның Минзәләдәге вәкиле Артур Сизовның шул хакта җавабын бирәбез.
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
MAX: Новости Мензелинска - Мензеля онлайн
Одноклассники: ok.ru/menzelinsk
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев