Туфрак эшкәртү 24400 мең гектарда башкарылды, шуның 12000 гектары тирәнтен эшкәртелгән.
Район буенча 14300 гектарда көзге культуралар чәчәргә кирәк. Барлыгы 11300 гектарда көзге культуралар чәчелде, шуның-8200 гектары-көзге бодай, калганы көзге арыш, бу планлаштырылган мәйданнарның 78 проценты дигән сүз. Көзге чәчүне иң беренчеләрдән булып “Мензелинские зори” агрофирмасы игенчеләре тәмамлады, алар 4774 гектарда көзге бодай чәчтеләр. Шулай ук “Туган як” агрофирмасы да 950 гектарда арыш чәчеп көзге чәчүне тәмамлады. Шуны да онытмаска кирәк көзге чәчүнең оптималь сроклары үтеп бара.
Нет комментариев