3 нче мәктәп укучылары киләчәккә хат яздылар
3нче мәктәпнең 5нче «Г» сыйныф укучылары киләчәккә үзләренә-тугызынчы сыйныф укучыларына атап хатлар яздылар.
(26нчы декабрь, Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). 3нче урта мәктәп укучылары укытучылар белән бергә яңа 2021 елга күңелле итеп әзерләнәләр. Бүген дәресләрдән соң 5нче «Г» сыйныф шәһәр кафесына юнәлде, анда балалар чәй эчтеләр, уйнадылар, шулай ук киләчәккә, үзләренә – тугызынчы сыйныф укучыларына хатлар яздылар.
Лариса Әхмәтшина-3 нче урта мәктәп укытучысы:
-Яңа ел алдыннан мондый чаралар безнең мәктәп өчен традициягә әверелер дип уйлыйм. Ата-аналар белән бергә без бишенче сыйныф укучыларының кафега баруларын оештырдык, балалар уйнадылар, күңел ачтылар. 5нче «Г» сыйныф укучылары киләчәккә үзләренә хатлар яздылар, бу хатларны без тугызынчы сыйныфта укыганда гына ачачакбыз.
Кафедан соң укучылар чыршы янына - Муса Җәлил паркына юнәлделәр. Исегезгә төшерәбез, Үзәк Яңа ел чыршысын ачу тантанасы 25нче декабрьдә булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев