Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Әмир Ардыханов Бөтенроссия ярышларында лаеклы уен күрсәтте

Беренче тапкыр Минзәлә спортчысы бадминтон буенча шундый масштаблы турнирда катнашты

Казанда Ф.Г. Вәлиев истәлегенә багышланган бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Ярышларда илебезнең 16 төбәгеннән 370 спортчы катнашты.
Минзәләне мондый дәрәҗәдә беренче тапкыр «Юность» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Әмир Ардыханов тәкъдим итте. 

— Әмир Казан спортчысын җиңеп, Алексеевск районы спортчысына каты көрәштә җиңелеп, лаеклы чыгыш ясады. Ул 49 катнашучы арасыннан 36 нчы урынны алды.
16 иң көчлеләр арасына чыгу өчен парлы разрядта Әмир Яр Чаллыдан иптәше белән шулай ук каты көрәштә оттырды. Катнаш парлы разрядта Әмир тыйнаграк чыгыш ясады, Казан кызы белән көчле уенчыларга оттырды, – дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Юность» спорт мәктәбенең бадминтон бүлеге тренеры Игорь Ковальчук.

Әмирнең Казаннан көндәше белән видеоязманы ВК дагы «Мензелинск news — Мензеля онлайн» төркемендә карарга була

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев