Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Авыл хуҗалыгы техникумы хәбәрләре

Авыл хуҗалыгы техникумының егетләр волейбол командасы урта уку йортлары арасында Түбән Кама шәһәрендә уздырылган ТР чемпионатында беренче урынны яуладылар.

Эшче һөнәрен зурлау

Күптән түгел Казан шәһәренең "Пирамида" күңел ачу үзәгендә ТР хезмәт һәм мәшгульлек министрлыгы "Бал лицеистов" дигән чара уздырды. Анда безнең авыл хуҗалыгы техникумыннан Е.Сапожникова, А.Долгова, Л.Сабирова, А.Ка-дыров, А.Ишимбаев, Ю.Асанов катнаштылар, алар әлеге балдан күңелләре булып шатланып кайтканнар. Бу бал эшче профессиясен популярлаштыру максатыннан уздырылган.

Бар ул татар кызлары

Түбән Кама шәһәрендә " Татар кызы" конкурсы булып узды. Әлеге конкурста урта уку йортларында укучы 50 дән артыграк студент катнашкан. Анда безнең авыл хуҗалыгы техникумы студенткасы Динара Садретдинова "Иң зәвыклы кыз " номинациясендә җиңү яулаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев