Бар эшкә дә өлгер егет
Һәрчак тыныч, төпле фикерле, фәлсәфә яратучы, өлгер, чыдам, куйган максатына ирешүчән. Аның һәр көне минутына кадәр исәптә. Бу сыйфатларның барысы да гимназиянең 7 нче сыйныф укучысы Шамил Вәлиевка хас.
- Шамил, газета укучыларны үзең белән таныштыр әле.
- Минзәләдә тудым. 1 нчы сыйныфтан прогимназиягә йөрдем, 3 нче сыйныфта гимназиягә күчтем. Төп игътибар татар теленә юнәлтелгәнлектән, әти-әнием шушы уку йортын сайлады. Ә иң яраткан фәннәремә килгәндә, математиканы һәм инглиз телен ошатам. Әтием - Айрат Миңнеәхмәт улы 2 нче урта мәктәптә кадет сыйныфында тәрбияче булып эшли, әнием - Венера Павловна "Ласка" ҖЧҖдә бизәүче кондитер булып эшли. Гүзәл һәм Динара исемле ике сеңлем бар.
- Буш вакытларыңны ничек уздырасың?
- Буш вакытым калмый диярлек, чөнки һәр минутым исәптә. Футбол уйнарга бик яратам. Быел безнең сыйныф шәһәр мәктәпләре арасында мини-футболда өченче урын яулады. Китап уку - яраткан шөгылем, матур әдәбиятны, дини әдәбиятны бик яратам. Г.Тукай, М.Лермонтов, А.Пушкин, Л.Толстой әсәрләрен яратып укыйм. Күптән түгел генә Ги де Мопассанның дүрт томлыгын алдым, бер томын укыдым инде.
Миңа алты яшьләр булганда әтием миңа баянда уйнау күнекмәләрен бирде. Кулыма гармун тоттырды да, "Әпипә"не уйнап җибәрде. Мин аны кат-кат кабатлап, отып алдым. Аннары әтием аны тулысы белән башкарып күрсәтте, миңа бик ошады. Мавыгып киттем, дүрт ел баян түгәрәгенә йөрдем, өч ел музыка мәктәбендә укыдым. Хәзер инде район Мәдәният сараена - Данир Фәхретдинов янына йөрим. Халык җырларын да, заманча җырларны да яратып тыңлыйм, үзлегемнән баянда көй чыгарырга маташам. Бераз фортепианода уйнарга да тырышам. Бер сүз белән әйткәндә, күп уйныйм һәм моннан зур канәгатләнү хисе алам.
- Ишетүебезчә, сине әбиең мәчеткә йөрергә күнектергән. Бу турыда да әйтеп узсаң иде.
- Хәтеремдә, миңа әле биш яшь булганда ук әбиемнең әнисе һәм әбием икәүләп догалар укыйлар иде. Алар миндә дингә карата уңай караш тәрбияләргә тырышты. Шул чакта ук мин ныклы рәвештә шушы юлга басарга карар кылдым. Мине әкренлән башта кыска догалар укырга өйрәттеләр, тора-бара мин озын догаларны да өйрәндем.
Җиде яшемнән әбием мине бәйрәм көннәрендә мәчеткә ияртә башлады. Ә инде тугыз яшем тулуга, дусларым белән мәчеткә Коръән дәресләренә йөри башладым. Анда без ислам дине тарихын, гарәпчә язуны өйрәнәбез, догалар укыйбыз. Мәчеткә йөрү акыл сәләтен генә үстереп калмыйча, кешене рухи яктан да баета. Ике ел рәттән район буенча Коръән сурәләрен уку бәйгесендә катнаштым, өченче урынны алып киләм. Бу минем өчен зур шатлык. Рухи көч алу өчен мәчеткә олысы да, кечесе дә йөри. Коръәндә адәм баласы биш вакыт намаз укырга тиеш, диелә. Мин дә шуны үтәргә тырышам. Мәктәптә булу, түгәрәкләргә йөрү сәбәпле, биш вакыт намаз уку мөмкин түгел, әмма мин өйдә яисә мәчеттә икән, һичшиксез укыйм. Әлегә ураза тотканым булмады, әмма теләгем юк түгел.
- Нинди музыка тыңлыйсың?
- Иң ошаганы - дөнья һәм татар классикасы. Аеруча Салих Сәйдәшев әсәрләрен, Илһам Шакиров башкаруындагы җырларны бик яратам. Рус классикасыннан Чайковскийны тыңлыйм. Күптән түгел Бизеның "Кармен" балетыннан көй җыйдым. Әлбәттә инде, башкалар кебек үк бүгенге көйләрне дә тыңлыйм.
- Көнең ничек уза?
- Уку көннәрем тыгыз, бер көнем буш түгел. Дәресләрдән соң өстәмә белем алу белән шөгыльләнәм. Мәктәптәге секцияләргә һәм түгәрәкләргә йөрергә вакыт калмый. Ике ел милли көрәш белән шөгыльләндем, әмма бер үк вакытта ике түгәрәккә йөреп булмый. Дүшәмбе көнне баянга, сишәмбе һәм чәршәмбе көннәрендә музыка мәктәбенә йөрим, дәресләрдән соң гаиләбез белән чаңгы шуарга йөрибез, пәнҗешәмбе - баян дәресе, җомга музыка мәктәбенә барам. Якшәмбе көннәрне без бассейнга йөрибез. Өлгерешкә зыян килми: җиде ел буена бер чиректә дә "дүртле" билгесе алганым булмады - гел "бишле"гә укыйм. Төрле предметлар буенча олимпиадаларда катнашам, призлы урыннар алам.
- Киләчәккә планнарың нинди?
- Сайлау мөмкинлеге зур, перспективалар да киң. Унберенче сыйныфны укып бетерим әле, аннан күз күрер. Әлегә сайламадым. Кешедә белем алу теләге көчле булырга тиеш дип уйлыйм. Кешеләрдә булган тапкырлык, зирәклек, кыюлык һәм игелеклелек сыйфатларын хуп күрәм, артык усал, үзен генә яратучыларны сөймим. Барыгызга да сәламәтлек, иминлек, уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев