Яшь спортчының тагын бер уңышы
Билбау көрәше буенча дөнья чемпионатында җиңү яулаган Егор Юнзель, өйгә кайткач, Яр Чаллы шәһәрендә «Сабантуй-2026» бәйрәме кысаларында узган көрәш ярышларында катнашты.
«Юбилейный» спорт мәктәбенең көрәш бүлегендә тәрбияләнүче (тренер — укытучысы Рәмзил Бәдриев) 2008-2009 елгы яшүсмерләр арасында 75 кг га кадәр авырлык категориясендә 2 нче урынны алып, бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.
Фото Спортивная Школа-Юбилейный
Нет комментариев