Екатеринбург спортчылары Минзәләдә ГТО тапшыра
Урал кунаклары Минзәлә аэроклубына күчмә белем бирү җыеннарына килделәр.
(Минзәлә, Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»)
Екатеринбург шәһәренең парашют спорты Федерациясенең яшь спортчылары Минзәләдә ГТО нормативларын үтәүгә кереште. Бу хакта «Минзәлә-информ»га Минзәлә районындагы ГТО буенча белгеч Дарья Липина хәбәр итте.
- Екатеринбургтан килгән кунаклар белән очрашу үткәрелде. Аның барышында алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, спортчыларга gto.ru сайтында теркәлүдә УИН номерын алуда ярдәм күрсәтелде.Шулай ук кайбер нормативлар үтәлде. Команда тестларны бездә үтәү тәкъдимен зур энтузиазм белән кабул итте, -дип хәбәр итте әңгәмәдәшебез.
безнең белешмә
Екатеринбург шәһәренең парашют спорты Федерациясенең яшь спортчылары Минзәләгә Россия ДОСААФының Татарстан Үзәк аэроклубының Минзәлә филиалы аэродромында үткәрелүче парашют белән сикерү буенча күчмә белем бирү җыеннарына килделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев