Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Эштән дә, салкыннан да курыкмый

Тышта 25 градус салкыннар торганда урамнан чүп җыеп баручы Кристина Жирнова яныннан тыныч кына узып китә алмадым.

Аның янына туктап, танышып, җылы машинада гәп корып алдык. 
Кристинага 26 яшь. Ул 3 елга якын «Чиста шәһәр» оешмасында урам җыештыручы булып хезмәт куя. Берара бу эшеннән туктап торган, ләкин кабат шушы эшенә кайткан. 

—Мин белемем буенча юрист, бакалавр тәмамладым. Ләкин үз белгечлегем буенча Минзәләдә эш таба алмагач, урам җыештыручы булып урнаштым. Эшнең авыры-җиңеле юктыр инде. Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре. Менә бүген мин иртәнге җиденче яртыда эшкә чыктым, төшкә кадәр үз территориямне җыештырам. Бер кулымда көрәк, икенчесендә — себерке, чүп җыяр өчен пакет. Урамда кыш та, җәй дә чүп бетми: тәмәке каплары, сыра һәм энергетик банкалары, азык төлектән бушаган пакет һәм кәгазьләр... Шәхси йортта яшәүчеләрнең чүп пакетларын этләр, кош-кортлар тарата, ул чүпләрне дә җыештырып куям. Аннан соң минем карамакта Изыскательләр бистәсендәге 6 автобус тукталышы. Автобус шоферларына да, пассажирларга да уңайлы булсын өчен карларын көрәп, себереп куярга кирәк, — дип үз вазифасына кергән эшләре белән таныштыра Кристина. 

Әңгәмәбез вакытында бернәрсәгә дә зарланмады ул. Эшенә өйрәнгән инде, хезмәт хакыннан да кәнәгать, салкыннан исә термо кием коткара, ди ул. 
Буш вакытларында үз белемен күтәрү өстендә эшли. Менеджмент, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр хакында китаплар укырга ярата. 

—Китапларны, гадәттә, интернт аша яки шәһәрдәге кибетләрдән сатып алам, укыйм. Теләгем туса, бәйләм бәйлим, — ди ул.

Кристина әнисе Светлана белән яши. Лаеклы ялда булса да, әнисе һаман да эштә — "Идарәче компания«дә күпфатирлы йортларның ишегалларын җыештыручы булып хезмәт куя. 

Тырыш һәм эшсөяр Жирновалар гаиләсе безнең «Минзәлә» район газетасының һәр санын яратып укый. 

—Газетаны атна саен фатирыбыз янында урнашкан кибетләрдән сатып алабыз, — ди Кристина. — Кайбер вакытта газетаны мин җитешкәнче алып та бетерәләр. Һәр язманы кызыксынып укыйм. Миңа бигрәк тә гади фермердан эшмәкәр булып киткән, үз эшләрен ачкан кешеләр турында уку ошый. Яшь педагоглар, шәфкать туташларының да ни өчен әлеге һөнәрне сайлаулары, кая эшкә урнашулары хакында язылган язмалар да ошады. Эшче һөнәр ияләре турында мәкаләләр күбрәк булсын иде дигән теләктә калам, — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев