Гимназия укучыларының иҗат җимешләре газета битләрендә басыла
Гимназия укучылары, үзләре иҗат иткән әсәрләре белән, төрле иҗади конкурсларда бик теләп катнашалар.
6 нчы А сыйныфы укучылары Әдилә Федотованың шигыре, Язилә Сафиуллина һәм Ильзана Нуриеваның, 8 нче сыйныф укучысы Илиза Гәрәеваның әкиятләре «Көмеш кыңгырау» газетасында дөнья күрде. Яшь авторлар үзләренең иҗат эшләрен тәкъдим итеп, газета битләрендә басылган әсәрләре белән горурланалар. Бу вакыйга — балаларны әдәби иҗатка өндәүче матур гамәл.
Укучыларны беренче басма әсәрләре белән котлыйбыз һәм иҗат өлкәсендә уңышлар телибез, дип хәбәр итә гимназия укытучысы Гүзәлия Хамматова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев