Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Яшьләр сәхифәсе

Горностаев Татарстан беренчелегендә «көмеш» алды, ә Хәмәтдинов һәм Гыйләҗетдинов нормативларны үтәделәр

Ярышларга 400дән артык яшь спортчы җыелды.

25-27 февраль көннәрендә Яшел Үзәндә 2011-2012 елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге чаңгычылар арасында «Татарстан өметләре» Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Минзәлә районыннан «Олимп» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр Роман Горностаев, Шамил Хәмәтдинов, Илфат Гыйләҗетдинов, Данияр Шакиров, Афина Нәбиуллина, Снежана Юзманова чыгыш ясады. 

— Балалар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Роман Горностаев көмеш призер булды (лидердан 2 секундка калышып). Шамил Хәмәтдинов чәчәкләр белән бүләкләүдән бер адымда гына туктап, 7 нче урынны алды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га «Олимп» спорт мәктәбенең чаңгы бүлеге тренеры Антон Лаврентьев.

Шулай ук Шамил Хәмәтдинов һәм Илфат Гыйләҗетдинов өлкәннәр өчен 1 разряд нормативларын үтәделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев