Ярослав Соколовский Пензадан ике медаль белән кайта
Россия беренчелегенең соңгы көнендә ул тагын бер урын яулады.
Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»
Без Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ярослав Соколовскийның (тренеры Наил Каюмов) Пензада яшүсмерләр арасында йөзү буенча Россия беренчелегендә катнашуы турында хәбәр иткән идек инде.
Ярышларның икенче көнендә ул 200 метр дистанциядә (комплекслы йөзү) 3 нче урынны алды. Ярослав үзенең икенче медален беренчелекнең соңгы көнендә, 15 июльдә яулады. 400 метр дистанциядә (комплекслы йөзү) ул 2 нче булып килде.
Фото «Юбилейный» спорт мәктәбе архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев