Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Ишегалды командаларының турниры эмоцияләргә бай булып чыкты

Эш уенчыларның осталыгында да, җанатарларның кызу темпераментында да

Илшат Вагыйзов «Минзәлә-информ»

Физкультурачылар көне кысаларында мини-футбол буенча ишегалды командалары арасында чемпионат узды.

Анда Югары Тәкермән, Кадрәк, Тауасты Байлар (Дәвек авылы ярдәмендә берьюлы ике команда тәкъдим иттеләр), Урыс авыл җирлекләре җыелма командалары катнашты. 

Уеннар шактый җанлы темпта узды. Аеруча атмосфера финал уенында кызуланды, анда Тәкермән һәм Дәвек командалары бәрелеште. Ике команда да оста уйный, ә бигрәк тә Дәвек җанатарлары үз егетләрен аеруча кызу яклап торды. Гаҗәп түгел, турнирда иң күп голлар — 7 — бу матчта кертелде. Бер очкога минималь өстенлек белән тәкермәнлеләр җиңде. 2 урын — Дәвек, 3 урын — Кадрәк авыллары. 4 урынны Урыс авыл җирлеге командасы, 5 урынны Тауасты Байлар авылы командасы алды.

Сүз уңаеннан, Тауасты Байлар һәм Урыс авыл җирлекләре башлыклары Зөлфия Гәрәева һәм Ильмира Аксюкова көн дәвамында үз командалары өчен җан атып тордылар. 

Безнең өстәмә

«Олимп» спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре арасында Физкультурачы көне уңаеннан турнир нәтиҗәләре турында да хәбәр итәбез. Призлы урыннарны «Гол» (1 урын), «Финт» (2 урын), «Девятка» (3 урын) алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев