Ярышлар Яр Чаллыда узды
Минзәлә районы Иске Иркәнәш авылы егете Данил Ныров спорт клублары һәм хәрби-патриотик берләшмәләр арасында ел саен үткәрелә торган армия кул сугышы турнирында беренче урынны яулады. Яр Чаллыда узган ярышлар Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган иде.
Данил — Рөстәм белән Резедә Шәрәфетдиновларның оныгы, кечкенәдән Иске Иркәнәштә тәрбияләнеп үсте, хәзер Яр Чаллыда яши. Укуны һәм спортны уңышлы бергә алып бара.
Нет комментариев