Минзәләдә Җиңү көненә һәм Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган волейбол буенча «Юбилейный» спорт мәктәбе Беренчелеге узды.
Ярышларда 1 нче, 2 нче мәктәпләр, авыл хуҗалыгы техникумы һәм медицина училищесы командалары (40 тан артык спортчы) катнашты.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын — 1 нче урта мәктәп;
2 урын — Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы;
3 урын — 2 нче урта мәктәп.
Нет комментариев